23 октябрьдә «Пиковая дама» спектакле белән В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының Ярославльдәге гастрольләре ябылды.
12 көн дәвамында беренче рус театры сәхнәсендә көн саен Качалов театры үзенең иң яхшы спектакльләрен күрсәтте. Пушкин әсәреннән тыш, гастрольләр афишасында «Скрипач на крыше», «Роковые яйца», «Золотой слон» һәм балалар өчен «Иван-дурак и черти» спектакльләре бар иде. Тамашачылар спектакльләргә бик теләп йөрде. Ярославль матбугаты качаловлылар гастрольләрен рус театры туган якларда бирелгән «чын сәхнә дәресләре» дип атады.
25 октябрьдә труппа Казанга кайтачак һәм сезонын туган театрында дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте