31 октябрь - Халыклар бердәмлеге көненә һәм “Зур этнографик диктант” бөтенроссия агарту акциясенә багышланган бәйрәм чараларына багышланган матбугат конференциясе уза

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе

31 октябрьдә 10:00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Халыклар бердәмлеге көненә һәм “Зур этнографик диктант” бөтенроссия агарту акциясенә багышланган бәйрәм чараларына багышланган матбугат конференциясе узачак.

Спикерлар:

Әдһәмова Юлия Илдар кызы - Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары

Кадыйров Тимур Рәфкать улы - Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры

Александровская Ирина Алексеевна - «Татарстан Республикасының рус милли-мәдәни берләшмәсе» региональ иҗтимагый оешмасының идарә рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комиссиясе әгъзасы

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ресурсларында турыдан-туры трансляция оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International