Халыклар бердәмлеге көнендә В.И.Качалов исемендәге театр «Онытылмаслык. Сугышның хатын-кыз тавышлары» спектаклен уйнаячак.

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

Халыклар бердәмлеге көнендә, 4 ноябрьдә, Кече сәхнәдә В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры «Онытылмаслык» спектаклен уйнаячак. 

Спектакльдә РФ һәм ТР халык артисты, ТР Дәүләт премиясе лауреаты Светлана Романова, ТР халык артисткасы Елена Ряшина, ТРның атказанган артистлары Надежда Ешкилева, Ирина Вандышева, артисткалар Регина Габбазова, Диана Елизарова, Кристина Андреева, Анна Макарова, Анастасия Королева, Людмила Сидорова, Анастасия Югова катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International