Татарстан Республикасында авыл клублары төзү программасын тормышка ашыру кысаларында 22 октябрьдә Нурлат муниципаль районының Биккол авылында күпфункцияле үзәк ачылды.
Тантанада Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Кузюров, төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Нурлатнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгы Илгиз Салихов, республиканың баш санитария табибы Марина Патяшина, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бүлеге башлыгы Раилә Гатауллина катнашты.
Күпфункцияле үзәктә фельдшер-акушерлык пункты, башлангыч мәктәп һәм китапханә урнашкан.
Бүген әлеге программа кысаларында Биектау районының Усад авылында яңа клуб ачылачак.