26 октябрьдә 18.00 сәгатьтә «Мир» кинотеатрындакыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның тормышы һәм иҗатына багышланган очрашу-кичә була, анда «Сүзем минем – җаным минем» документаль фильмы күрсәтеләчәк. Чара Ч. Айтматовның тууына 85 ел тулу уңаеннан уздырыла.
«Сүзем минем – җаным минем» фильмын режиссер Бекболот Айдаралиев төшергән. Кыргызстанның бөек улы - Чыңгыз Айтматовның биографиясе эксклюзив очерклар, тикшеренүләр, туганнары һәм дуслары истәлекләрендә генә түгел, ә фильм күренешләрендә дә бирелә. А.Шнитке көе фильмга үзенчәлекле яңгыраш өсти. Фильмда язучының туганнары, якын дуслары, хезмәттәшләре, тарихчылар, документалистлар, Айтматов әсәрләренең киноелъязмасын эшләгән режиссерлар һәм актерлар катнаша.
26 октябрьдә Казанда Чыңгыз Айтматов әсәрләре буенча төшерелгән – «Беренче укытучым», «Ана кыры», «Кызыл алма», «Челлә», «Ак пароход» фильмнарын күрсәтү башланачак.
Ч. Айтматов истәлегенә багышланган кино атнасы 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Керү – бушлай.
Хөрмәтле журналистлар! «Сүзем минем – җаным минем» документаль фильмы күрсәтеләчәк очрашу-кичәгә аккредитация узу өчен PRtatar-cinema@yandex.ru адресына заявка җибәрегез.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте