«Әкият» курчак театры Татарстанның биш районында «Авыл эте Акбай» спектаклен күрсәтәчәк

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Бүген, 14 октябрь көнне, Татарстан районнарында Татар Дәүләт «Әкият» курчак театрының гастрольләре башланды.

Сарман, Урыссу, Азнакай, Баулы, Мөслим районнарында артистлар Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” спектаклен тәкъдим итәчәк.

“Авыл эте Акбай” – Туфан Миңнуллинның авылда һәм шәһәрдә яшәүче этләр һәм мәчеләр тормышыннан пьесалар циклы. Төп герой – авыл эте Акбай. Акбай авылда яши һәм ул үз тормышыннан канәгать. Ә шул ук йортта яшәүче Тәмлетамак исемле мәче тормыштан риза түгел. Телевизордан шәһәр мәчеләрен күргән ул – алар диванда иркәләнеп яталар, кешеләр анда этләрне дә, мәчеләрне дә кулларында күтәреп йөри икән. «Ничек тә шәһәргә эләгергә» дип уйлый мәче. Мәчет китә, мәче артыннан, аны жәлләп, эт китә. Спектакль эт һәм мәченең шәһәр маҗаралары белән дәвам итә.

Инде күп еллар «Әкият» курчак  театры коллективы иң мөһим миссияне башкара – татар сәнгатен пропагандалый, Татарстан Республикасының татар районнарына чыга.

Гастрольләр 18 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

14  октябрь – Сарман районының Мәдәният сарае;

15 октябрь – Урыссу районының Мәдәният сарае;

16 октябрь –  Азнакай районының Мәдәният сарае;

17 октябрь – Баулы районының Мәдәният сарае;

18 октябрь – Мөслим районының Мәдәният сарае.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International