Бүген «Мәдәният» телеканалында Денис Мацуев, Александр Сладковский һәм Е. Светланов исемендәге Дәүләт академия симфоник оркестры катнашында «Ерак Көнчыгышка булышабыз» дип аталган хәйрия концертын күрсәтәчәкләр

2013 елның 22 октябре, сишәмбе

Бүген 20:00 сәгатьтә «Мәдәният» телеканалында Халык артисты Денис  Мацуев, ТР ДСО сәнгать җитәкчесе, Россиянең Атказанган артисты Александр Сладковскийһәм Е.Светланов исемендәге Дәүләт академия симфоник оркестры катнашында «Ерак Көнчыгышка булышабыз» дип аталган хәйрия концертын күрсәтәчәкләр.

Хәйрия кичәсе 21 октябрьдә 19 сәгатьтә П.И.Чайковский исемендәге Концерт залында узды, «Россия К» каналы биредә онлайн-трансляция алып барды. Билетлар, дисклар сатудан җыелган акчалар һәм музыкантларның гонорарлары Ерак Көнчыгышта су басудан зыян күргән мәдәният оешмалары һәм аларның хезмәткәрләренә җибәреләчәк.

Программада – Сергей Рахманинов оркестры белән берлектә фортепиано өчен 2нче концерт, Петр Чайковскийның «Ромео һәм Джульетта»сына увертюра-фантазия, шулай ук Джордж Гершвин оркестры белән берлектә фортепиано өчен блюз стилендәрапсодия.

ТР ДСОның матбугат хезмәте белән берлектә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International