Чаллы татар драма театры бүген алты көнлек гастрольләрен башлап җибәрә

2013 елның 22 октябре, сишәмбе

Бүген, 22 октябрьдә, Чаллы татар драма театры бүген алты көнлек гастрольләрен башлап җибәрә. Гастрольләр театрның баш режиссеры Фаил Ибраһимовның башкорт драматургы Салават Әбүзәр пьесасы буенча куелган «Хыялый» комедиясе белән ачыла.

Башта, 22-25 октябрь көннәрендә артистлар Уфаның «Нур» татар дәүләт драма театры сәхнәсендә иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәк, аннары коллектив Салават шәһәренә һәм Оренбургка юл тотачак.

23 октябрьдә Илдар Юзинең «Гашыйклар тавы» мелодрамасы ике мәртәбә (14 һәм 19 сәгатьләрдә) уйналачак.

Шунысын да искәртеп үтик, 2013 елның февралендә авторның 80-еллык юбилее уңаеннан бу спектакль тамашачыларга 500 мәртәбә күрсәтелгән иде. «Гашыйклар тавы»ның премьерасы 1992 елның мартында ук узса да, тамашачылар аны әле дә яратып карыйлар.

24 октябрь көнне тамашачылар хозурына Рабит Батулланың «Яшь аралаш көлү» драмасы, ә гастрольләрнең соңгы көнендә Надежда Птушкинаның «Кызым кияүгә чыга» комедиясе тәкъдим ителәчәк. Бу спектакль 26 октябрьдә Салават шәһәрендә (Башкортостан), ә 27 октябрьдә Оренбургта да уйначалак, дип хәбәр итә театр.

Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International