Бүген Казан шәһәрендә музей хезмәткәрләре өчен «Россия Федерациясе музей фондын саклап калуны тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре» дип аталган төбәкара фәнни-гамәли семинар эшли башлады.
Чарада Идел буе федераль округының 7 субъектыннан – Марий Эл, Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Пермь крае, Киров һәмТүбән Новгород өлкәләреннән килгән 150 музей хезмәткәре катнашты.
Семинар 25 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Анда РФ Мәдәният министрлыгы һәм РФ Эчке эшләр министрлыгы, Дәүләт Тарих музее, Дәүләт Эрмитажы, «Манеж» күргәзмәләр залы җитәкчеләре һәм белгечләре чыгыш ясый.
Семинарны Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ачып җибәрде. Ул Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирасны саклап калуга аеруча зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. «Бүгенге көндә Болгар һәм Свияжскида мәдәни объектларны торгызу эше алып барыла, музей һәм музей эше турында законнар кабул ителә. Әмма проблемалар да җитәрлек. Хәзерге вакытта Татарстанда дөнья стандартларына җавап бирердәй махсус фондсаклагычлары юк, музей коллекцияләрен реставрацияләү һәм әлеге өлкәдә кадрлар җитешмәү кебек кыенлыклар бар».
ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Аюпова әйтеп үткәнчә, Татарстанның музейлар челтәре Россиядә иң эреләрдән санала. Ул 128 музей учреждениесен, 13 дәүләт музеен, 51 муниципаль музейны үз эченә ала. Республиканың музей фондында 1 млн. 700 меңнән артык берәмлек саклана.
Семинар дамузей эшенең актуаль мәсьәләләре, мәдәни мирасны саклап калуның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында музейга заманча техник һәм электрон чаралар кертеп җибәрү тәҗрибәсе һ.б. мәсьәләләр каралды. Семинар кысаларында «Автоматлаштырылган музей системалары ярдәмендә музей экспонатларын дәүләт исәбенә алуны тәэмин итү» дип аталган түгәрәк өстәл һәм «Музей экспонатларын исәпкә алу һәм саклау мәсьәләләрен хәл итү» дигән осталык дәресләре дә үтәчәк.
«Татар-информ» МА материаллары буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте