26 октябрьдә 14 сәгатьтә Татарстан Халыклар дуслыгы йортының тантаналар залында кыргыз фоторәссамы Александр Федоровның «Чыңгыз Айтматов галәме» дигән күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмә 2008 елда бакыйлыкка күчкән танылган язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Чыңгыз Айтматовның 85 яшьлек юбилеена багышланган.
Александр Федоров, Кыргыз Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан тамашачысы хозурына үзенең 20 еллык хезмәтен тәкъдим итә. Фотосурәтләрнең күбесе беренче тапкыр күрсәтелә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте