«Татарстан – туган йортыбыз» этномәдәни фестивале ачылды

2013 елның 22 октябре, сишәмбе

Республикада ел саен уздырыла торган «Татарстан – туган йортыбыз» этномәдәни фестивале ачылды.  

Аның максаты – республикада яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм һәм аларның үзара багланышларын ныгыту, Татарстанның күпмилләтле мәдәниятен саклап калу, үстерү һәм популярлаштыру.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары ассамблеясе, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан гамәлгә куелган фестиваль Татарстан Республикасында 4 ноябрьдә бәйрәм ителәчәк Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан уздырыла. 

Ул өч этапта уздырылачак: I этап – фестивальне Татарстан Республикасының  муниципаль районнарында һәм шәһәр  округларында уздыру; II этап – зоналарда сайлап алу туры. III этап – зур концерт.

Сайлап алу турларыннан үтүчеләр Тинчурин театрында 4 ноябрьдә узачак концертта катнашачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International