25 октябрьдә Казанның Яшь тамашачы театрында Татарстан Республикасының Халык артисты Евгений Царьковның 60 яшьлек юбилеена багышланган кичә узачак.
Программада: Ж.-Б.Мольерның «Лекарь поневоле» спектакле (ике пәрдәле комедия), юбилярның хезмәттәшләренең һәм дусларының тәбрикләве. 18сәгать 30 минутта башлана.
Евгений Царьков күп санлы образлары белән тамашачы йөрәгендә кабатланмас урын биләде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте