7 ноябрьдә, данлыклы татар режиссеры Марсель Сәлимҗановның туган көнендә, традиция буенча, Камал театрында сезонның төп премьерасы. Быел камаллылар Фәрит Бикчәнтәев куелышында Галиәсгар Камалның “Банкрот” комедиясен тәкъдим итәләр. Әлеге премьера Галиәсгар Камалның тууына 135 ел тулуга багышлана.
1939 елдан башлап исемен татар театрыннан аерып карап булмаган Галиәсгар Камалның «Банкрот» (1911) пьесасы - милли классик драматургиядә кабатланмас әсәр үрнәге.
Бу сатирик комедиянең үзәгендә хәйләкәр Сираҗетдин - сәүдәгәр образы. Җиңел генә баеп китү исәбе белән ул хәйлә уйлап таба: банктан зур суммада кредитка акча алып яшереп куя да, товар алырга дигән булып Мәскәүгә китә һәм поездда таланган, шуңа күрә акылдан шашкан булып кылана.
Әлеге комедия белән танышу мәктәп бусагасыннан ук башлана, ә театр тарихы исә, бу пьесаның төрле чорларда төрле куелышларын хәтерли. Төп рольдә төрле елларда театрның иң затлы артистлары уйный: Габдулла Кариев, Хәлим Әбҗәлилов, Рәфкать Бикчәнтәев, Равил Шәрәфиев… Совет заманында пьесаның төп асылын тәшкил иткән Сираҗетдинның хәйләсе үзенең беренчел мәгънәсен югалтса, тик бүгенге капитализм үсеп килгән чорда ул кабат яңача яңгыраш ала.
Галиәсгар Камалның 135 еллыгы алдыннан театр әлеге шаулы комедиягә кабат мөрәҗәгать итте. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев, пьесадагы образларны традицион чишүне кире кагып, әсәрнең асылын Ләйсән Рәхимова (Татарстанның атказанган артисткасы) башкаруындагы төп геройның хатыны - Гөлҗамал аша чишә. Сираҗетдин ролендә – Радик Бариев (Татарстанның атказанган артисты).
Фәрит Бикчәнтәев һәм рәссам Сергей Скоморохов тудырган «Банкрот» спектакле уңышлы тормышына хәйлә хакында гына түгел, ә шул чорның рухы, тарихта шаулы дулкын булып күтәрелгән шагыйрьләр һәм сәясәтләр, галимнәр һәм рәссамнар, уйлап чыгаручылар һәм политиклар, шул исәптән, хәйлә һәм ялган аша уңышка ирешергә омтылучылары белән татарның яңарыш дәвере хакында да.
«Банкрот» спектакленең премьерасы 7, 8, 9 һәм 10 ноябрь көннәрендә 18 сәгатьтә Камал театрының Зур сәхнәсендә, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте