20 октябрьдә композитор, дирижер, фольклорчы Әзһәр Абдуллинның (1923-1993) тууына 90 ел тула

2013 елның 21 октябре, дүшәмбе

2013 елның 20 октябрендә композитор, педагог, галим, фольклорчы, ТАССРның Атказанган сәнгать эшлеклесе Әзһәр Абдуллинга (1923-1993) 90 яшь тулган булыр иде.   Татар музыка сәнгатендә Әзһәр Хәниф улы мөһим урын алып тора. Дистә ел дәвамында, 1957 елдан алып 1967 елга кадәр ул Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында дирижер,  соңрак (1958-59 елларда) Татар дәүләт опера һәм балет театрында дирижер һәм хормейстер, ә 1967-1968 елларда Татарстан АССРның Дәүләт җыр һәм бию  ансамбленең сәнгать җитәкчесе булып эшли.

1959-1975 елларда Әзһәр Абдуллин Татарстан АССР Хор җәмгыяте идарәсе рәисе булып тора, 1955-1993 елларда Казан консерваториясендә укыта (аның укучылары арасында РСФСРның Халык артисты А.В. Мамонтов, РФ һәм РТ Халык артисты В.Х. Гәрәева һ.б. бар)

Галим, профессор, Бөек Ватан сугышы ветераны Ә. Абдуллин – татар фольклорына багышланган эшләр, аранжировкалар авторы.

21 октябрь көнне 12.00 сәгатьтә  ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы Ә. Абдуллинның Татар зиратындагы каберенә зираять кылды.

Октябрь ахырында Казан музыка көллиятенең татар музыкасы кафедрасында Әзһәр Абдуллинны искә алу кичәсе булачак. Аны Ә. Абдуллинның укучысы, Россиянең һәм Татарстанның Халык артисты, ТР Җыр һәм бию ансамбле хормейстеры Венера Хәсән кызы Гәрәева оештыра.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International