Яр Чаллы шәһәренең “Камаз” мәдәният сараенда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләре

2013 елның 21 октябре, дүшәмбе

9 - 13 декабрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең “Камаз” мәдәният сараенда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләре. Гастроль спектакльләренә билетларны беренче тапкыр Камал театры сайты аша он-лайн сатып алырга мөмкин.  Театр сайтының “Билет алырга” бүлекчәсендә билетлар инде бүгеннән үк сатуда.

Гастроль афишасында 3  спектакль тәкъдим ителә. Барысы да - премьералар. 

9 һәм 10 декабрь 19.00 –  Зөлфәт Хәкимнең «Искән җилләр көенә» спектакле. Режиссеры - Лилия Әхмәтова.

106 сезон премьерасы. Рамай исемле бер яшь егет хакында Зөлфәт Хәким пьесасы буенча романтик комедия. Мәхәббәт ничек туа? Чын хисләрне табу мөмкинме? Бу сорауларга тормыш бары үзе җавап бирә. Өметсез мәхәббәт хисен кичергән Рамай үзенең чын ир-егет булуын исбатлар өчен армиягә китеп бара. Армиянең дә әле ниндиенә – һава десанты гаскәрләренә! Дөресен генә әйткәндә, штабта писарь булып хезмәт итә ул. Шулай булса да, көннәрдән бер көнне Рамайны да парашют белән сикерергә җибәрәләр... Искән җилләр егетне кайларга очыртып китәр икән?..

11 һәм 12 декабрь 19.00 – Илгиз Зәйниевның «Мәхәббәт FM» премьерасы.

Әлеге эстрада-джаз комедиядә вакыйгалар “Мәхәббәт FM” дип аталган Казандагы бер уйдырма радиода бара. Иләс Миләсов (Эмиль Талипов) һәм Чулпан (Гөлчәчәк Гайфетдинова) - хезмәттәшләр. Егет - ди-джей, кыз – тавыш режиссеры. Алар бер-берләрен яратсалар да, хисләрен тануга озын-озак киртәләр аша киләләр. Спектакльдә башка геройлар да үзләренчә мәхәббәтләрен эзли. Кайда һәм ничек табарлар?..

Гастрольләр 13 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә Туфан Миңнуллинның Фәрит Бикчәнтәев куелышында «Мулла» спектакле белән тәмамлана.

«Мулла» - күренекле драматург Туфан Миңнуллинның иң соңгы әсәрләреннән берсе. Спектакльнең премьерасы 2012 елның 7 ноябрендә узды. Бетү алдында торган татар авылына имансызлык куркынычы яный. Катлаулы язмышка ия булган, шәһәрдән кайткан яшь кенә мулла авылны бу һаләкәттән коткарып калырмы? Авыл халкын туры юлга бастырып, иманга китерә алырмы? Спектакль бу сорауны бик катгый куйса да, бер яклы гына җавап бирми һәм тамашачының үзен дә уйланырга мәҗбүр итә.
Татарстан
Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International