2025 ел Татарстан Республикасында Ватанны саклаучы ел дип игълан ителде. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасы кысаларында үзенең мөрәҗәгатендә белдерде.
«Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, безнең алда торган чакыруларның мөһимлеген исәпкә алып, 2025 елны республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан итәм», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.