Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстанның Халык шагыйре Равил Фәйзуллинның 70 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсе узды

2013 елның 21 октябре, дүшәмбе

18 октябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында  Татарстанның Халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Равил Фәйзуллинга 70 яшь тулу уңаеннан юбилей кичәсе узды.  

Тантаналы чарага ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев килгән иде. Ул юбилярны чын күңелдән тәбрик итеп сәхнәдән бик җылы сүзләрен җиткерде, шагыйрь турында югары фикерен белдерде, аның шигырьләрен укыды, Татарстан Республикасы Президентының котлауларын җиткерде һәм бүләк итеп автомобиль ачкычын тапшырды.

Равил Фәйзуллинны каләмдәшләре, күпсанлы дуслары тәбрикләде, сәхнә йолдызлары чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International