Казанда «Әминә» проекты презентациясе узды

2024 елның 20 сентябре, җомга

19 сентябрь Казанның «Елмай» балалар паркында «Әминә» проектының презентациясе узды. Биредә тамашачыларга татар телендә җырлы анимацияле видеороликлар тәкъдим ителде.

Бәйрәмдә нәни тамашачылар «Әминә» исемле персонаж белән якыннанрак танышты, ачык һавада бергәләп проектның яңа серияләрен карый-карый, Әминәгә кушылып җырлады һәм биеде. Чараның алып баручылары – «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенең шәкерте Сәидә Галимова һәм «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкерте Аслан Миргаязов шулай ук килгән балалар өчен төрле уеннар оештырды, бәйгеләрдә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр дә тапшырды.

Роликларның төп героинясы – Әминәне «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкерте – Мәликә Бариева тавышландыра. Чарада ул да чыгыш ясады – Әминәнең «Ягымлы сүзләр» һәм «Аш бүлмәсе» җырын башкарды.

Килгән кунакларны сәхнәдән «Татармультфильм» анимацион студиянең директоры, «Әминә» мультигының продюсеры Азат Ганиев та сәламләде. Ул роликларны әзерләү процессы турында сөйләп узды.

Искәртеп узыйк, Казан Мэриясенең «Әминә» проекты кысаларында барлыгы 32 җырлы ролик чыгару планлаштырыла, шуларның 27се Татарстан Рәисе каршындагы туган телләр комиссиясе ярдәмендә белән эшләнә. Анимацияле роликлар «Татармультфильм» командасы тарафыннан әзерләнә. Балалар өчен татар телендә күңелле һәм истә калырлык җырларны профессиональ шагыйрь һәм композитор – Резеда Гобәева белән Миләүшә Хәйруллина иҗат итә. Әлеге проект «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә «Иң яхшы кыскаметражлы милли фильм» номинациясендә җиңү яулады.

«Шушы анимацион мультиклар, җырлар аркылы татар телен популярлаштырырга, балаларда телгә карата кызыксыну уятырга телибез. Бер ел элек кенә бу проект хыялда гына иде, без «Әминә»нең нинди булачагын күзаллый, темаларын барлый идек. Әлеге эшкә бик җитди карадык. Мәгариф идарәсе белән берлектә темалар билгеләдек, һәрбер сериядә өйрәнергә тиешле сүзләр минимумын барладык. Шуннан соң гына авторларга мөрәҗәгать иттек. Әгәр дә бу серияләрне тамашачылар яратса, аның киләчәге дә булыр дип өметләнәбез. Бәлки яңа темаларга яңа серияләр дә эшләп булыр. Алга таба тагын бер максат – «Әминә»нең үз сайтын булдыру», – диде Казан Башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Айсылу Лерон.

Проектның беренче чыгарылышлары белән әлеге сылтама аша танышырга мөмкин – https://vk.com/video/playlist/-17311245_45865798.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International