С.Сәйдәшев исемендәге ДБКЗда Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең юбилей ХХ ның гала-концерты узды.
Татарстан Республикасы Рәис исеменнән кунакларны һәм фестиваль лауреатларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Фестиваль 2004 елда татар мәдәниятен, башкару сәнгатен алга таба үстерү, милләтара, төбәкара һәм дәүләтара мәдәни диалогны ныгыту, гомуми рухи мирасны саклау һәм арттыру, шулай ук Татарстан АССРның бөек татар җырчысы, халык артисты, профессиональ татар эстрадасына нигез салучы Рәшит Ваһапов истәлеген мәңгеләштерү максатларында гамәлгә куелды.
Сентябрь башында Ваһапов фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясенә югары бәя алды һәм хәзер аның эгидасы астында уза.