Габдулла Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачылар театрында чираттагы премьерага әзерләнәләр. Театр репертуарындагы балаларны юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәткән, тәрбияви характердагы “Светофорда кунакта” (Аманулла пьесасы буенча) спектакле яңартылып “Супер-светофор” исемендә куелачак.
Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер, Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев сүзләренә караганда, яңа “Супер-светофор”да тамашачыларны төрле маҗаралар көтә, актерлар белән бергә сәхнәдә курчаклар да “чыгыш ясаячак”.
“Бу безнең театр өчен үзенә күрә бер яңалык, эксперимент, - диде Илфат Камалиев. — Безнең максат — нәни тамашачыларыбызны сәнгатькә тарту гына түгел, ә аларга тәрбия бирү һәм сәхнә аша юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү”.