Казанда Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Музейлары ассоциациясенең гомуми җыелышы булды

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

11 октябрьдә Казанда  Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Музейлары  ассоциациясенең гомуми җыелышы булды.

Җыелышта катнашучылар республикада музей эше өлкәсендә, шул исәптән законнар чыгару өлкәсендә дә  бик күп нәрсә эшләнүен  билгеләп үттеләр. Әмма музейларда хәл ителәсе  проблемалар да байтак әле. Болар музей биналарын төзекләндерүне финанслау, күп кенә музейларда фонд саклау өчен биналар, махсуслаштырылган җиһазлар  булмау, компьютерлар җитешмәү, коллекцияләр базасы булдырудагы кыенлыклар, аларны интернетта урнаштыру, коллекцияләрне саклау  һ.б. мәсьәләләр белән бәйле.  Эш хакының түбән булуы аркасында кадрлар мәсьәләсе дә кискен тора.  Бу мәсьәләләрнең күбесен музейлар республиканың министрлыклары һәм ведомстволары белән бергәләп кенә хәл итә, төрле уртак программаларга, проектларга керә, грант конкурсларында катнаша ала. Шуңа күрә дә бүген берләшеп эшләү мәслихәт. Музейларның Ассоциация составында эшләргә омтылуы шуның белән аңлатыла. 

Җыелышта катнашучылар игътибарына «Электрон музей: технологияләр һәм практика» дигән семинар тәкъдим ителде, Казандагы күргәзмәләр буенча  экскурсияләр уздырылды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International