Эшче яшьләрнең I иҗат фестивалендә дүрт йөздән артык кеше катнашачак

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Эшче яшьләрнең I иҗат фестивалендә катнашуга заявкалар кабул итү тәмамланды.  Форумда 18 яшьтән 35 яшькәчә булган, республиканың төрле тармак  предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмаларының 400 яшь һөнәр иясе 40 команда составында катнаша. Зона турлары 14 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Татарстан районнарында узачак.  

Зона турлары кысаларында командалар вокал һәм хореография жанрларында номерлар, театраль этюдлар һәм эстрада миниатюралары күрсәтәчәкләр.  Жюри иң яхшы дип тапкан коллективларга 10 - 13 декабрьдә Казанда узачак финалга путевка биреләчәк. Гала-концерт 14 декабрьдә «Пирамида» ККАда узачак.  Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр, дипломнар белән бүләкләнәчәк, Гран При иясенә Татарстан Республикасы Президентының күчмә кубогы тапшырылачак.  

Конкурс программасыннан тыш фестиваль кысаларында төрле түгәрәк өстәлләр, осталык дәресләре, башка чаралар оештырылачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International