«Әкият» Татар дәүләт курчак театрының татар труппасы артистлары районнарда Г.Тукай әкияте буенча куелган «Кәҗә белән Сарык» спектаклен күрсәтәчәк

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

21 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының татар труппасы артистлары республикабызның нефть чыга торган төбәкләрендә гастрольләрдә булачаклар - районнарда Габдулла Тукай әкияте буенча куелган «Кәҗә белән Сарык» спектаклен күрсәтәчәкләр. Инсценировка – Гәрәй Рәхим, куючы-режиссер – РФ һәм ТРның атказанган  сәнгать эшлеклесе Илдуса Зиннуров, куючы-рәссам – Александр Губский, композитор – ТРның атказанган  сәнгать эшлеклесе Луиза Батыр-Болгари.

21 октября – Лениногорск;

22 октября –Азнакай;

23 октября –Алабуга;

24 октября – Түбән Кама;

25 октября – Әлмәт.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International