Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияты көннәре дәвам итә

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

20 августтан 22 августка кадәр Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияты көннәре уза.

Татарстанның Мәдәният көннәре кысаларында Мәскәүдә Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар.

Иртән Мәскәүдә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды.

25 августта шагыйрь һәм аның көрәштәшләре һәлак булганына 80 ел тула.

Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Мәскәү татарлары автономиясе рәисе Фәрит Фәрисов, 534 нче мәктәп директоры Елена Шлякова, Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре, ветераннар советы һәм җәмәгатьчелек катнашты.

Бу чарага Преображенский полк хәрби хезмәткәрләренең катнашуы аеруча тантаналы булды.

Көндез Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International