Татар-информда «Алтын минбар» XX Казан халыкара кинофестиваленә багышланган матбугат конференциясе узды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Үзара элемтә, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Виктория Даутова Россиядә 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителүен искәртте. Шуңа бәйле рәвештә фестиваль программасында гаилә кыйммәтләренә багышланган бик күп фильмнар булачак.
«Моңа өстәп, быел Татарстан кинематографының 100 еллыгын билгеләп үтәбез, шуңа күрә фестиваль кысаларында бу темага күп вакыйгалар һәм чаралар узачак», - дип ассызыклады ул.
Әлеге темага багышланган барлык кинотасмаларны «Татарстан кинематографының 100 еллыгына» конкурстан тыш программасы кысаларында күрсәтәчәкләр. Биредә кинематографның яңа тарихына нигезләнгән тулы метражлы фильмнар ретроспективасы, шулай ук татар мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре турында документаль блоктәкъдим ителәчәк.
Виктория Даутова фестивальнең борынгы исеменә әйләнеп кайтуын да искәртеп узды: кинопроект кабаттан «Алтын минбар» атамасын йөртәчәк.
Кинофестивальнең башкарма директоры, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова фестивальнең исеме үзгәрү концептуаль үзгәрешләргә китермәячәк дип ышандырды.
«Фестиваль беренче өч елда «Алтын минбар» исемен йөртте. Әлеге атама 20 ел эчендә оешкан кинопроект концепциясенә каршы килми. Проектның контенты шулай ук регламентта язылган фестиваль таләпләренә туры килә», — диде ул.
Миләүшә Айтуганова ассызыклаганча, исем фестивальнең асылына салынган традицияләрне һәм кыйммәтләрне чагылдыра: «алтын» - киң мәгънәдә тиңе булмаган дигәнне аңлатса, ә мөнбәр - мәчеттә вәгазь уку урыны.
Төп үзгәрешләр кинопроектның оештыру өлешенә кагыла: быел конкурс күрсәтүләре түләүле булачак. Оештыру комитеты тамашачылар агымын җайгасалып, мәйданчыкларда тәртипсезлекләрне булдырмау өчен әлеге карарга килгән. Киносеансларга билет бәясе 200 сумнан артмаячак.
Тамашачыларга уңайлы булсын өчен, бөтен конкурс программасы ял көннәрендә - 7 һәм 8 сентябрьдәберьюлы ике мәйданчыкта - «Алмаз Синема Родина» һәм «Мир» кинотеатрларында барачак.
Төрле илләрнең киноиндустриясе вәкилләре белән иҗади очрашулар да түләүле булачак.
Әмма күп балалы актив гаиләләр һәм түгәрәкдаталарын бәйрәм итүче гаиләләр конкурс программасына бушлай билетлар алачак. Акция казанлыларга гына түгел, бөтен республика халкына кагыла.
Спикерлар жюри әгъзалары составына Россия, Сирия, Мисыр, Гыйрак, Һиндстан, Согуд Гарәбстаны, Оман, Азәрбайҗан, Кыргызстан һәм Үзбәкстан киноиндустриясе вәкилләре керәчәген билгеләп үттеләр.
Жюрины «Воскресший Эртугрул» һәм «Основание: Осман» сериаллары режиссеры Метин Гюнай (Төркия) җитәкли. Аның белән бергә «Великолепный век» һәм «Воскресший Эртугрул» сериалларында төшкән популяр төрек актерлары килер дип көтелә. Алар белән иҗади очрашулар оештырылачак.
Миләүшә Айтуганова билгеләп үткәнчә, кинофестивальдә барлыгы 141 фильм күрсәтеләчәк.
Конкурс программасына 27 илдән 51 картина кертелгән. Сайлап алу комиссиясе рәисе Нина Кочеляева сүзләренчә, фильмнар төрле, ләкин аларның барысы да «әхлакый тынгысызлык киносы» формулировкасына туры килә.
«Бу «җепшеклек» чорында һәм Европа киносындаяңарыш вакытында барлыкка килгән жанр. Бүген ул онытылган диярлек. Без бу темага туры килгәнкартиналарны сайлап алырга тырыштык. Хәзер ул аеруча актуаль, чөнки кешеләр төрле авырлыклар белән очраша. Андый чакта кешегә үз йөзен югалтмау һәм әхлакый, этик принципларына тугры калу мөһим», - дип сөйләде ул.
Нина Кочеляева шулай ук Татарстан кинематографының дөньякүләм дәрәҗәгә чыгуын ассызыклады һәм Салават Юзеевның тулы метражлы уен фильмнары номинациясенә кергән «Гашыйклар тавы» кинотасмасын аерым билгеләп үтте.
Нина Кочеляева билгеләп үткәнчә, Татарстан кинопродукты сыйфатының сизелерлек артуы «Милли конкурс» номинациясен киңәйтүгә йогынты ясаган: анда берьюлы 11 картина кергән.
Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков билгеләп үткәнчә, конкурс һәм конкурстан тыш программаларда Казахстан эшләре аерым урын алачак, моның өчен ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкилләренә һәм проектны оештыручыларга рәхмәт белдерде.
«Бу Казахстан һәм Татарстан арасындагы икътисадый мөнәсәбәтләрнең генә түгел, әмәдәни-гуманитар өлкәдәге хезмәттәшлекнең ачык мисалы. Алдагы еллардагы кебек үк, без фестивальне үз вакыйгаларыбыз белән баетырга тырышачакбыз. Мәсәлән, Казахстан киносы көннәре узачак, анда Тәлгать Теменовның «Смуглянка» һәм Ерлан Нурмөхәммәтовның «Конокрады: дороги времени» (Япония) кинотасмаларын күрсәтәчәкбез», — дип вәгъдә итте ул.
Миләүшә Айтуганова искәрткәнчә, фестиваль Казан мәдәният институтында узачак киң эшлекле программаны да үз эченә ала. Төбәк кино базарына төрки илләрнең зур кинотеатрлар челтәре вәкилләре дә чакырылган.
«Без Россия, шул исәптән Татарстан продуктының бу илләрдәге базарларда тәкъдим ителүен, ә аларның киносы Россиянең коммерцияле кинотеатрларына килүен телибез», - дип сөйләде ул.
Моннан тыш, халыкара питчинг узачак, аның төп идеясе — Татарстан режиссерлары һәм актерлары белән фильмнарны бергәләп төшерү яки республика территориясендә төшерү.
Шулай ук теләүчеләр кинопродукциягә багышланган мастер-классларга да эләгә ала. Аларны Һиндстан, Мисыр һәм Малайзия кинематографистлары үткәрәчәк. Алар 9-11 сентябрьдә узачак.
Эшлекле мәйданчыкны «Кинематографның дөньявитрендлары» фәнни-гамәли конференциясе киңәйтәчәк, анда төрле илләрдән кино белгечләре үздокладларын тәкъдим итәчәк. Чара «Казан Экспо»мәйданчыгында “Kazan Digital week” форумы белән бергә узар дип планлаштырыла.
Виктория Даутова быел фестивальнең ябылуы 11 сентябрьдә Камал театрында узачак, дип өстәде. Билетлар инде сатуда, аларны театр сайтында сатып алырга мөмкин.
Фестивальнең ачылышына килгәндә, Миләүшә Айтуганова ябык форматта узуын искәртте. Әмма теләүчеләр кунакларны Кызыл келәмдә каршы ала һәм хәтта алар белән махсус фотозонада фотога да төшә алачак.
«Алтын минбар» XX Халыкара фестивале 2024 елның 6-11 сентябрендә узачак.
«Алтын минбар» фестивале РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган кинопроектлар исемлегенә керде. Казан халыкара кинофестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, шулай ук «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта уза.