12-13 октябрьдә Казан шәһәренең “Әкият” курчак театры һәм Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда «Иделкәем» Республика конкурс-фестиваленең йомгаклау туры үтте. Арча, Актаныш, Азнакай, Баулы, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш, Яңа Чишмә, Питрәч, Тукай, Теләче, Чистай районы балалар һәм яшүсмерләр театр һәм курчак коллективлары үзләренең спектакльләрен тәкъдим иттеләр. Курчак театрлары коллективларының эшләрен Педагогика фәннәре кандидаты, КФУ доценты резеда Хөрмәтуллина җитәкчелегендәше жюри бәяләде. Ә үзешчән театр коллективларының спектакльләрен бәяләгән жюрины танылган артист Зөфәр Харисов җитәкләде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте