16 октябрьдә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Кырым татарлары сәнгате» күргәзмәсе ачылачак

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе

16 октябрьдә 16 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Кырым татарлары сәнгате» күргәзмәсе ачыла. Ул өч бүлектән тора. Беренчесендә – Низами Ибраһимов коллекциясеннән йөздән артык декоратив-гамәли сәнгать әсәре һәм уникаль фотосурәтләр куелган. Икенчесенә И.И.Шишкин, К.Богаевский һәм башка рәссамнарның Кырым ярымутравы табигате сурәтләнгән гравюралары куелган.  

Өченче бүлектә Кырымның хәзерге заман сәнгать әсәрләре: бизәнү әйберләре, туку-чигү үрнәкләре, балчыктан ясалган савыт-саба, кырым татарлары киемнәре куелган.

Күргәзмә 3 катта ачыла һәм бер ай буена эшли.

 (843) 5678 058, (843) 5678 043, e-mail: galereya.hazine@mail.ru, сайтwww.izo-museum.ru.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International