«Пастернак укулары» Халыкара әдәби-театр фестивале Менделеевскида 20-22 сентябрьдә узачак. 2024 елда оештыручылар программа тематикасын киңәйтү турында карар кабул итте. Аны Борис Пастернакка гына түгел, ә аның замандашларына да - XX гасыр уртасында Россия мәдәнияте үсешенә йогынты ясаган фигураларга да багышлыйлар: Анна Ахматова, Анастасия һәм Марина Цветаевалар, Владимир Маяковский, Александр Вертинский һәм башкалар.
«Халыкара әдәби-театр фестивале бөтен илдән танылган артистларны җыячак! Чакырылган йолдызларның исемнәрен бик тиз игълан итәрбез»,- дип билгеләп үтте Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев.
Быелгы фестивальдә төрле жанрлар: спектакльләр, перформанслар, моно-спектакльләр, театр-музыка чыгышлары, мастер-класслар, театр-кино күрсәтелер дип көтелә. Шушы көннәрдә үк 9 августка кадәр Менделеевскида «Сүз химиясе» иҗат лабораториясе дәресләре уза. Мәдәни инициативаларның Президент фонды гранты акчасына сентябрьдә "Пастернак укулары" кысаларында тамашачылар судына тәкъдим ителәчәк инженерлык һәм театр лабораториясе проектлары гамәлгә ашырыла.