11 октябрьдә Мамадыш муниципаль район Мәдәният йортында «Хәзерге заман шартларында мәдәният-күңел ачу учреждениеләре эшчәнлеге» дигән темага республика зона семинары узды.
Семинарда Чаллы, Әгерҗе, Алабуга, Менделеевск, Түбән Кама, Тукай һәм Мамадыш муниципаль районнары мәдәният-күңел ачу учреждениеләреннән 158 хезмәткәр катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге бүлеге мөдире Р.Р. Дедюлева «Замана шартларында мәдәни-күңел ачу учреждениеләре эшчәнлеге» дигән темага нотык сөйләде.
Семинар кысаларында «Мәдәни-күңел ачу учреждениеләре эшчәнлеге эш кәгазьләрен рәсмиләштерү һәм аларның эшчәнлеген планлаштыру», «Авылның максатчан аудиториясен күздә тотып клуб оешмалары эшчәнлеген кору» практикумнары уздырылды.
Семинарда катнашучыларны Мамадыш муниципаль районы мәдәни-күңел ачу учреждениеләренең 14 клуб оешмасы эшчәнлеге белән таныштырдылар.
Мәдәният йорты фойесында клуб оешмаларында катнашучылар тарафыннан эшләнгән декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре күргәзмәсе оештырылган иде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте