«Француз импрессионистлары һәм аларның чоры» күргәзмәсен бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады

2013 елның 14 октябре, дүшәмбе

«Француз импрессионистлары һәм аларның чоры» күргәзмәсен бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. Аның белән күргәзмәдә Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева да булды.

Әлеге күргәзмә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә 11 октябрьдә ачылды. Биредә импрессионист-рәссамнарның Дәүләт Эрмитажы фондында саклана торган эшләре куелган. 

Зилә Вәлиева Президентка экспозициягә куелган эшләрнең күбесенең Эрмитаждан беренче тапкыр читкә алып чыгылуын һәм узган ял көннәрендә генә дә күргәзмәне 2,5 мең кеше каравын билгеләп үтте.  

Рөстәм Миңнеханов хозурына Клод Моне, Анри Матисс, Огюст Ренуар, Поль Гоген, Альфред Сислей, Поль Сезанн, Анри де Тулуз-Лотрек һәм башка авторларның иң мәшһүр эшләрен тәкъдим иттеләр,   импрессионизм хәрәкәте һәм аның сәнгатькә йогынтысы турында сөйләделәр.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International