Айның беренче сишәмбесе – 6 август – Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керергә мөмкин:
Татарстан Республикасы Милли музее – Кремль урамы, 2
А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее – Горький урамы, 10
Е. А. Боратынский музее – Горький урамы, 25/28
В. И. Ленин йорт-музее – Ульянов урамы, 58
Габдулла Тукай әдәби музее – Тукай урамы, 74
1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы – Кремль, Шейнкман тыкрыгы, 12
Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры – Островский урамы, 15
К Каюм Насыйри музее – П. Коммунасы урамы, 35
Муса Җәлил Музей – фатиры Горький урамы, 17, 28 нче фатир
Нәҗип Җиһанов музее – Кече Кызыл урамы, 14, 11 нче фатир
Л.Н.Толстой музее – Япеев урамы, 15
Печищи авылында Янка Купала музее – ТР Югары Ослан районы, Печищи авылы, Калинин урамы, 5
Красновидово авылында А. М. Горький музее – ТР Красновидово, Кама Тамагы районы, Красновидово авылы, Горький урамы, 17
Сезне музейларда көтеп калабыз!
Экскурсияләр, мастер-класслар, музей программалары прейскурант буенча түләнә.
Ә тагын 106 ел элек 6 һәм 7 августта Казанны, саны буенча кызыллардан кимрәк булуларына карамастан, аклар ала. Ни өчен шулай килеп чыкты һәм Россиянең алтын запасының юкка чыгуы моның белән ничек бәйле – Милли музейның иң популяр һәм харизматик лекторы, фәнни реконструкция бүлеге мөдире, «Витязь» хәрби-тарихи клубы җитәкчесе Владислав Хабаровның махсус лекциясендә. «Казан 1918 елда: Каппель Казанны ничек алган» лекциясен Милли музейда 6 августта 14.00 сәгатьтә бушлай тыңларга мөмкин.
Дәвамы – «Казан 1918 елда: Троцкий җавап һөжүме ясы»
9 августта 14.00 сәгатьтә була. Керү музей билетлары буенча.