Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында, Ркаил Зәйдулланың “Казан ятиме” пьесасын сәхнәгә кую буенча әзерлек эшләре башланды.
Спектакльдә балалар йортлары, ул балалар йортларында гомер итүче ятимнәрнең тормышы, аларның киләчәге турында уйланулар һәм бу проблеманы чишү юллары кебек социаль мәсәләләр күтәрелә. Тамаша фантасмагория жанрында куелачак.
Спектакль Театр әһелләре берлеге тарафыннан бирелгән грант ярдәмендә сәхнәләштерелә, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте