Татарстан Республикасы Дәүләт халык уен кораллары оркестры Португалиядә сәнгать фестивале дипломанты булды

2013 елның 14 октябре, дүшәмбе

Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт халык уен кораллары оркестры Португалиядә «VENTO DE LESTE 2013» халыкара сәнгать фестивале дипломанты булды. Әлеге фестиваль 2–8 октябрьдә Россия музыка, бию, рәсем һәм гамәли сәнгать атналыгы кысаларында узды. «Vento de leste» «Көнчыгыштан искән җил» дип тәрҗемә ителә, һәм  ХХ концерт сезонында бу «җил» оркестрга уңышлар алып килде. 

Фестиваль Португалия белән Россия арасында мәдәни багланышларны ныгытуга юнәлтелгән. Аның генераль директоры Э.Э.Исаакян ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм ТР  мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга, коллективның фестивальгә килүен оештырганнары өчен, рәхмәт хаты юллады.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International