К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Истанбулның Төрек тарихи музыкасы ансамбле концерты була

2013 елның 14 октябре, дүшәмбе

14 октябрьдә 18 сәгатьтә  К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт  драма һәм комедия театрында  Истанбулның  Төрек тарихи музыкасы  ансамбле концерты була. Тамашачы хозурына ул үз программаларыннан берсен – дәрвишләр биюен  (сема) тәкъдим итә.

Сема – дәрвишләрнең әйләнеп биюе таң калдыра, сокландыра. Бу – гадәти булмаган бию генә түгел, катнашучыларны турыдан-туры  Аллаһка тоташтыручы дини-мистик йола да.  Биюче дәрвишләр орденына Коньяда бөек фарсы шагыйре Җәлалетдин Руми (Мәүләнә) тарафыннан нигез салына.  

Истанбулның төрек тарихи музыкасы ансамбле  (İstanbul Tarihi Türk Müziği Topluluğu) Төркиянең Мәдәният министрлыгы карамагында 1991 елда оештырылган, ул классик төрек, аеруча суфийлар музыкасын һәм Госманлылар дәүләте чорында иҗат ителгән музыка (Мехтер) башкара.  Ансамбльнең үзенчәлекле стиле һәм башкару техникасы бар.  

Татарстан Республикасында концертлар (Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә) Юныс Әмре исемендәге Төркияне өйрәнү үзәге тарафыннан Казанда Төркия Республикасының Генераль Консуллыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла. «Төркия авиалинияләре» авиакомпаниясе һәм «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» («Алабуга» МЭЗ) компаниясе концертның иганәчеләре булып тора.

Элемтә өчен: (843) 299 53 10.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International