Яңа татар бистәсе зиратында данлыклы татар драматургы Туфан Миңнуллинның каберенә таш куелды

2013 елның 11 октябре, җомга

Бүген Яңа татар бистәсе зиратында данлыклы татар драматургы, прозаик, публицист Туфан Миңнуллинның каберенә таш куелды.

Мәшһүр драматургны искә алырга коллегалары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының төрле чакырылыштагы депутатлары, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары, хезмәткәрләре һәм шулай ук Туфан Миңнуллинның якыннары – хәләл җефете Нәҗибә ханым, кызы Әлфия Юнысова, туганнары килде.
Бүгенге чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова да, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да бар иде.

Ачылган китап кебек ясалган, бер канатында пьесалары урын алган кабер ташының авторы - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының элекке директоры Шамил Закиров һәм әдип, күренекле җәмәгать эшлеклесе Равил Бохараевның кабер ташларын ясаган Казан скульпторы - Дмитрий Кузнецов.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы буенча Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International