Казанда француз архитекторы Сириль Ле Гри булып китте

2013 елның 11 октябре, җомга

Татарстан Республикасы икътисад министрлыгының идарәче кадрлар әзерләү буенча дәүләт программасы кысаларында тарихи интерьерларны һәм экстерьерларны реставрацияләү һәм проектлау өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен француз архитекторы Сириль Ле Гри Казанда булып китте.  

Сириль Ле Гри бөтен дөньяда югары вазыйфаи затлар өчен классик стильдәге замоклар һәм утарлар проектлый. Татарстан Республикасы Президентының Казанның тарихи үзәген торгызу һәм реставрацияләү программасы турында ишетеп, ул  Казан Мэриясе белән  ASG компанияләр инвестиция төркеменең дәүләт-хосусый проектына карта кызыксыну белдерде. Сириль Ле Гри ASG халыкара антиквариат институты хезмәткәрләре белән очрашты. Анда тарихи интерьерлар проектларын эшләгәндә архитектор-реставраторларга очрый торган гомуми мәсьәләләрне чишү юллары турында фикер алышынды.  

Франциядән килгән кунак өчен институтның күргәзмәләр залы буйлап  экскурсия уздырылды. Сериль Ле Гри Казандагы реставрация эшләренең масштаблылыгына гаҗәпләнүен һәм торгызыла торган архитектура истәлекләрен карарга теләк белдерде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International