12 көн дәвамында һәр кич саен Волков исемендәге Ярославль Академия театры бинасында Качалов театрының иң яхшы спектакльләре күрсәтеләчәк

2013 елның 11 октябре, җомга

Качалов театры труппасы Ярославльгә китте, анда 12 октябрьдә Волков исемендәге театр сәхнәсендә «Пиковая дама» театраль фантазиясе белән гастрольләрен ачып җибәрә. Бу – Россиянең күптәннән эшли торган ике театрының уртак проекты.  

12 көн дәвамында беренче рус театры сәхнәсендә көн саен Качалов театры үзенең иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәк. Пушкин әсәреннән тыш, гастрольләр афишасында «Скрипач на крыше», «Роковые яйца», «Золотой слон» һәм балалар өчен  «Иван-дурак и черти» спектакльләре бар.

Качаловлылар Казанга 25 октябрьдә кайтачак, һәм икенче көнне үк «Уважаемые граждане» спектакле белән үзләренең 223-нче  сезонын дәвам итәчәкләр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International