12-13 октябрьдә Сәедгалиев исемендәге Мәдәният сараенда Татарстан Республикасының «Иделкәем» дип аталган балаларның һәм яшүсмерләрнең театр һәм курчак театрлары үзешчән коллективлары фестиваль-конкурсы уздырыла.
Конкурсның максаты - балаларны театр сәнгатенә тарту, балалар, яшүсмерләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү, балалар-яшүсмерләрнең үзенчәлекле, кызыклы үзешчән театр коллективларын ачыклау.
Зона конкурслары барышында балалар-яшүсмерләр театрлары һәм курчак театрлары татар, башкорт, рус һәм чит ил авторлары пьесалары буенча куелган 63 спектакль күрсәтте. Аларда 1025 үзешчән артист катнашты, смотр-конкурс спектакльләрен 1500 тамашачы карады.
Үзешчән артистларның осталыгы, режиссерларның һөнәри маһирлыгы көннән-көн үсә бара, репертуар төрлеләнә, театр сәнгате белән кызыксынучы балаларның саны арта.
Йомгаклау турында катнашу өчен Арча, Актаныш, Азнакай, Баулы, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш, Яңа Чишмә, Питрәч, Тукай, Теләче, Чистай районнарыннан һәм Казан шәһәреннән үзешчән театр һәм курчак театры коллективлары сайлап алынды. Спектакльләр 9 сәгатьтә башлана.
Фестивальне тантаналы рәвештә ябу һәм лауреатларны бүләкләү 12- 13 октябрьдә 14 сәгать 30 минутта «Әкият» курчак театрында (“Курчак театры” номинациясендә), 13 октябрьдә Сәедгалиев исемендәге Мәдәният сараенда (“Театр коллективы” номинациясендә) уза.
Спектакльләргә керү бушлай.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте