Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗат сараенда «Чулман дулкыннары» III төбәкара татар җыры фестивале үтте

2013 елның 11 октябре, җомга

10 октябрьдә Чаллыда күзләре күрмәгәнлектән инвалидлык алган кешеләр катнашында «Чулман дулкыннары» өченче төбәкара татар җыры фестивале узды.  

Анда Россиянең алты төбәгеннән: Киров, Пермь өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан, Марий Элдан, Башкортостаннан, Удмуртиядән сукыр җырчылар катнашты.

Татарстан Республикасыннан Алабуга, Бөгелмә, Казан, Чаллы, Минзәлә шәһәрләреннән үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясады.

Тел: 89033438746.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International