«Lа Primavera» оркестры гитарада уйнау остасы һәм яшь башкаручылар белән концерт бирде

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә Зур концерт залы сәхнәсендә «La Primavera» камера оркестры мәскәүле гитарачы  Александр Виницкий белән бергәләп концерт бирде.  Бу музыкант классик гитара традицияләрен джаз стилистикасы белән кушып башкаруы аша бөтен дөньяда мәшһүр. Казан оркестрына кушылып ул джаз музыкасыннан, аранжировкалардан, үз әсәрләреннән төзелгән «Блюз белән илһамланып сәяхәткә чыктым» дигән программа башкарды.

Артистның безнең шәһәрдә беренче генә чыгыш ясавы түгел. Казанда аның иҗатын беләләр һәм яраталар. Программаны тыңларга Казанның музыка мәктәбе укытучылары, яшь башкаручылар, шулай ук инде сәхнә тоткан, танылган гитарачылар килгән иде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International