11 октябрьдә «Эрмитаж-Казан» күргәзмәләр үзәгендә «Француз импрессионистлары һәм аларның чоры» дигән күргәзмә ачыла.
Дәүләт Эрмитажы тупланмаларыннан 150 сәнгать әсәреннән торган экспозиция Россиядә импрессионистларның шундый югары дәрәҗәдә уздырылган беренче күргәзмәсе булып тора. Бөтен дөньяда мәшһүр рәсем сәнгате җәүһәрләре белән беррәттән, XIX гасырның соңгы чирегендә Франциядә чыккан басма графика, шулай ук модерн чоры декоратив-гамәли эшләнмәләре дә күргәзмәдә урын алган.
Программа:
10.30 – «Бөтендөнья мирасын бергәләп саклыйк» программасы кысаларында реставрацияләнгән әйберләрне тамашачы хозурына тәкъдим итү.
15.30 – Дәүләт Эрмитажының генераль директоры М.Б. Пиотровскийның һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры З.Р. Вәлиеваның матбугат-конференциясе.
17.00 – Күргәзмәне ачу.
Хөрмәтле журналистлар! Сезне әлеге чарада катнашырга чакырабыз. Элемтә өчен мәгълүмат: 5678 034
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте