«Авыл эте Акбай» премьерасының беренче көннәрендә, 19 һәм 20 октябрьдә сәгать 11-дән 12-гә кадәр, Камал театры яшь тамашачылары өчен спектакль алдыннан бәйрәм оештырачак. Фойеда театрның кечкенә дусларын балалар спектакльләреннән персонажлар, Камал театры спонсорларыннан бүләкләр көтәчәк, профессионал грим салучылар «аквагрим» ярдәмендә балалардан спектакль геройлары ясаячак һәм тагы бер бүләк – чын фотосессия.
Илфир Якупов, Камал театры директоры: «Авыл эте Акбай» – ул кызыклы, мавыктыргыч маҗара. Балалар театрга килеп керү белән күңелле, якты спектакль атмосферасына чумачак. Без бу көннең балаларның исендә калуын һәм алар өчен чын бәйрәм булып әверелүен телибез».
Искәртеп үтәбез: 19, 20, 26 һәм 27 октябрь көннәрендә 12 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” спектале премьерасы була. Режиссеры – Лилия Әхмәтова, Рәссамы – Булат Ибраһимов.
«Авыл эте Акбай» - һәркемгә таныш пьеса. Бу спектакльдә инде ничә буын балалар тәрбияләнде. Юлында күпме каршылыкларга очрап та, һәммәсен җиңеп чыга алган Акбай маҗаралары 80нче елларда бик популяр була. Балалар өчен куелган әлеге спектакльне легендарь дип атарга мөмкин. Режиссер Лилия Әхмәтова Туфан Миңнуллинның шушы пьесасына кабат әйләнеп кайтты, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте