Мәскәүнең П.И.Чайковский исемендәге Концерт залында Фуат Мансуровны искә алу концерты узды

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

9 октябрьдә Мәскәүнең  П.И.Чайковский исемендәге Концерт залында Фуат Мансуровны искә алу концерты узды.  Чараны оештыручылар –  Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиллеге  һәм «Россиянең тынычлык фонды».

9 октябрьдә Россиянең, Татарстанның һәм Казахстанның Халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, профессор, академик,  Россия Дәүләт Академия Зур театры  дирижёры Фуат Мансуровка  85 яшь тулган булыр иде.

Фуат Мансуровны искә алу концертында Зур  театр солистлары Маквала Касрашвили, Александр Ведерников, Андрей Жилиховский, Украинаның атказанган артисты Руслан Кадыйров, башка бик күп танылган сәнгать осталары һәм яшь талантлар катнашты.  

Татарстан Республикасыннан чарада «Яңа музыка» камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры,  Ф.Мансуровның шәкерте Анна Гулишамбарова, Казан дәүләт консерваториясе ректоры, профессор Рубин Абдуллин,   яшь башкаручы Павел Чередниченко катнашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International