Кичә, 9 октябрьдә РФ ФС Федерация Советында РФдә Мәдәният елын уздыру комитетының беренче утырышы узды. Анда оештыру комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.
Утырышта РФ Мәдәният министры Владимир Мединский Мәдәният елы чаралары планын катнашучылар игътибарына тәкъдим итте һәм аның концепциясенә нигез итеп төбәкләргә игътибар бирү алынуын билгеләп үтте.
Планлаштырылган чаралар арасында – күпфункцияле мәдәният үзәкләре төзү, зур булмаган шәһәрләрнең тарихи йөзен саклау проектларына ярдәм күрсәтү, мәдәни-таныту туристлыгын үстерүгә юнәлтелгән төбәкара проектларны үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтү. Министр шулай ук Россия фольклорына, кино төшерү индустриясенә, китапханәләргә ярдәм кирәклеге турында да әйтте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте