Теләче районында «Замана шартларында мәдәни-күңел ачу учреждениеләре эшчәнлеге» дигән республика семинары узды

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге» ДБУ белән бергәләп 9 октябрьдә Теләче муниципаль районы мәдәният йортында «Замана шартларында мәдәни-күңел ачу учреждениеләре эшчәнлеге» дигән республика семинары уздыра.  

Семинарда  якындагы  Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче учреждениеләре белгечләре, тармакта эш стажы 5 елдан ким булган яисә һөнәри белеме булмаган белгечләр катнашты.  

11 октябрьдә шундый ук  форматтагы семинарны Мамадыш районында уздыру планлаштырыла. Әгерҗе, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнары һәм Чаллы шәһәре белгечләре чакырыла.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International