Астанада казах классигы Мәгъҗан Җомабаевның шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе булды

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе

Астана шәһәренең Казахстанның Милли академия китапханәсендә казах классигыМәгъҗан Жомабаевның татар телендә шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе узды.

Мәгъҗан Җомабаевның татар телендә шигырьләр җыентыгы Казан шәһәрендә быел яз аенда дөнья күрде. Аны ТР Язучылар берлеге әзерләде. Китапка танылган шагыйрь, ТРның Атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ, Нури Арсланов, Мөдәррис Әгъләмов һәм Флера Тарханованың тәрҗемәләре кертелгән.

Ринат Абделхаликов,

Казахстан татары һәм башкортлары ассоциациясе матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International