8 октябрьдә Рим шәһәрендә узган елда башланып киткән монофестивальнең дәвамы булган концерт узды, икенчесе 10 октябрьдә булачак.
Проект 15 илнең башкаласында узачак, 20 концерт бирү күздә тотыла. Аларның күбесе Варшавада, Лондонда, Люцернда, Женевада, Мәскәүдә узды инде. Ноябрьдә эстафетаны Брюссель кабул итеп ала, аннан соң яңадан – Мәскәү.
Сергей Рахманиновның юбилеен билгеләп үтү программасына «Ак канәфер» фестивале дә кертелде, аны Казанда ТР Дәүләт симфоник оркестры оештыра.
ТР ДСО сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский әлеге ике концертта Италиянең иң танылган оркестры белән бергә чыгыш ясаячак.