7 октябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казантатар дәүләт яшь тамашачы театры яңа театр сезонын Г. Камал исемендәге театрның кече залында Р. Вәлиевның «Әйдә барыйк, кызлар карыйк!» спектакленең премьерасы белән ачып җибәрде.
Театр коллективы бүгенге көнгә кадәр актив эшчәнлек алып барды. Кариевлылар балалар бакчаларында һәм мәктәп яны лагерьларында чыгыш ясады. Сентябрь аенда театр Пермьгә гастрольләргә барып кайтты. Кариев исемендәге театр артистлары шулай ук «Наркотикларсыз тормыш» акциясендә дә актив катнаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте