Татарстан Республикасы мәдәният министры мәдәният-сәнгать өлкәсендә белем бирә торган мәгариф учреждениеләре укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2013 елның 5 октябре, шимбә

Хөрмәтле укытучылар!

 

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне  белән тәбрик итәм!

Бу бәйрәмдә үз эшенә чиксез тугрылыгы, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү буенча зур һәм игелекле хезмәте өчен Укытучыга тирән хөрмәтебезне, олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Укытучы – остаз гына түгел, бәлки, кешелек үз тарихында тудырган рухи кыйммәтләргә нигезләнеп, киләчәккә юл күрсәтүче дә. Сез туктаусыз алгарыш-үзгәрештә, һәрчак белемгә һәм иҗади үсешкә омтылып яшисез, үз-үзегезгә ышанычыгыз көннән-көн арта бара.

Хәзерге заманда республикабызны киләчәктә бөтен дөньяда лаеклы танытырга тиешле белгечләрнең һөнәри осталыгы һәм булдыклылыгы дәрәҗәсе белем бирү сыйфатына, гыйлем өстәргә теләгән һәркемнең шуңа мөмкинлеге булуына бәйле. Мәдәният-сәнгать юнәлешендә белем бирү системасының, ә ул, әйтергә кирәк, тиңдәшсез система, 110 еллык тарихы бар.  Бу өлкәдә һөнәри белем бирү мәктәптә, аннары училищеда, ә ахыр килеп югары уку йортында гыйлем эстәү процессының дәвамчанлыгына һәм өзлексезлегенә нигезләнә.

Кадерле укытучылар!

Яшь талант ияләренә үзләренең юлын табуда, иҗади сәләтләрен ачуда ярдәм итү белән бергә, сез аларга сәнгать дөньясының гүзәллеген һәм күптөрлелеген аңларга, яратырга өйрәтәсез, күңелләренә сеңдерәсез.

Фидакарь хезмәтегез, шәкертләрегезгә җан җылыгызны юмарт бүләк итүегез, һөнәргә мәхәббәт тәрбияләвегез өчен барыгызга да олы рәхмәт хисләремне җиткерәм. 

Сез шәфәгать һәм изгелек, сизгерлек һәм зирәклек, ихлас күңелдән һөнәргә тугрылык үрнәге булып торасыз. Киләчәктә дә бу шулай дәвам итсен!

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллективы исеменнән сезне Укытучылар көне белән тагын бер кат кайнар котлыйм, нык сәламәтлек, иминлек, һөнәрегездә яңа уңышлар телим. 

 

 Татарстан Республикасы

мәдәният министры              Айрат Сибагатуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International