1-2 октябрьдә Әнкарәдә Халыкара төрки мәдәният оешмасының (ТЮРКСОЙ) 20 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан тантаналы чаралар узды. Татарстан Республикасы делегациясенә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина җитәкчелек итте.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов оешманың 20 еллыгы уңаеннан тантанада катнашучыларга котлау юллады.
2 октябрьдә 11 сәгать 30 минутта төрки дәүләтләр министрлары һәм делегация җитәкчеләре Төркия Республикасы Президенты Абдуллах Гюль белән аның Әнкарәдәге резиденциясендә очраштылар.
ТЮРКСОЙ Даими шурасының XXXI утырышы 2 октябрьдә оешманың штаб-фатирында узды. Көн тәртибендә куелган мәсьәләләрне карап, шура әгъзалары 2014 елны Мәхтүмколый Елы һәм Токтагол Елы дип игълан итү турындагы карар кабул иттеләр. Шулай ук Казанны 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан итү чараларын да бертавыштан хупладылар.
ТЮРКСОЙ халыкара оешмасы төрки дөнья мәдәният әһелләренең традицион очрашу урынына әйләнде. Быелның 1 октябрендә Президент симфоник оркестры концерт залында узган «ТЮРКСОЙ йолдызлары» дигән тантаналы концерт күп тамашачыларның һәм анда катнашучыларның хәтеренә уелып калачак. Әлеге концертта ТЮРКСОЙда әгъза булып торучы илләрдән артистлар катнашты. Безнең республикабыздан анда җырчы Ригина Вәлиева, скрипкачы Арслан Сәйфи, гармунчы Рөстәм Вәлиев чыгыш ясады. Төрки илләр һәм төбәкләр мәдәният министрлары, дипломатлар, кунаклар һәм Әнкарәнең нәзакәтле тамашачысы ТЮРКСОЙ йолдызларын җылы кабул итте, алкышлар тынып тормады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте